Рөстәм Миңнеханов: «Авылда калучы яшь белгечләргә җир кишәрлекләрен бушлай бирү мәсьәләләрен хәл итәчәкбез»

Казан Ратушасында Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы уза. Анда Россия мәдәният министры Ольга Любимова, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, сәясәт, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнаша.

Ольга Любимова сүзләренчә, Татарстан ил өчен терәк төбәк. Биредә яңа проектлар да сынала, мәдәният җитәкчелек эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан тагын бер яңа программа өчен сынау мәйданчыгы булырга әзер. «Земский работник культуры» проекты авыл җирлегендәге мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итүне күздә тота.

— Без бу хакта бүген иртән Ольга Борисовна белән сөйләштек. Татарстан үз өлешен кертергә тиеш дип уйлыйбыз. Яшь белгечләрне авылда калдыру өчен без яшь белгечләргә җир кишәрлекләрен бушлай бирү мәсьәләләрен хәл итәчәкбез, — диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү