Татарстанда ашлык, бәрәңге, шикәр һәм көнбагыш мае бәяләре артачакмы?

Уңыш яхшы булган елларны, гадәттә, ашлык бәясе түбән тәгәри торган иде. Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров әйтүенчә, быел андый күренеш күзәтелми.

– Быел Татарстанда уңыш та әйбәт, көньяк төбәкләрдә корылык булу сәбәпле, ашлыкка бәя дә әйбәт тора. Узган ел арткан бәя быел төшмәде, – диде ул.
Ул быел 3 нче класслы бодайның килограммы – 12 сумнан, 4 нче класслыныкы 11 сумнан бәяләнүен әйтте. Бәяләр кулай булуга карамастан, хуҗалыклар ашлыкны сатарга ашкынып тормый. Беренче чиратта саклагычларны тутыру мәсьәләсе тора ди ул.
– Ашлыкны саклау мәсьәләсендә Татарстанда кыенлыклар күрмибез. Эре элеваторларда 3,5 млн тонна саклап булса, кече хуҗалыклар тулаем 2 млн тонна ашлык саклый ала. Ашлыкны экспортка җибәрүче оешмалар да бар. Тимер, су юллары буенча үзебездән арткан ашлыкны читкә сатарга була, – диде министр.
Әлеге вакытта хуҗалыкларның бәрәңге һәм яшелчәләрне дә җыеп тәмамлыйсылары бар. Бүгенгә 16 мең тонна яшелчә һәм 37 мең тонна бәрәңге алынган.
– Халык исәбен истә тотып, 1,2 млн тонна бәрәңге, 340 мең тонна яшелчә әзерләргә планлаштырабыз. Гомумән алганда, халыкны алар белән тәэмин итүдә проблемалар булмаячак, – диде министр.
Марат Җәббаров сүзләре буенча, быел республикада бәрәңге бәясен күтәрергә исәпләре юк. Әлегә аның килограммы 10 сумнан тәкъдим ителә. Карабодай белән дә кытлык сизелмәячәк. Ул республикада 16,5 мең гектар мәйданда үстерелә. Әйтергә кирәк, узган ел белән чагыштырганда, 3,3 мең гектарга кимрәк утыртылган.
– Халыкка елына 15,5 мең тонна карабодай кирәк. Бүгенгә 17,5 мең тонна уңыш җыеп алынды. Димәк, халыкны үзебездә үскән ярма белән тәэмин итүдә проблемалар булмаячак, – диде министр.
Марат Җәббаров шулай ук шикәр һәм көнбагыш бәяләре дә артмас дип ышандырды.
– Моңа кадәр шикәр бәясе 8-9 процентка гына күтәрелде. Ләкин аңа кадәр ул бөтенләй төшеп беткән иде. Тагын да арзанрак була алмый иде. Быелгы бәяләр начар дип әйтә алмыйм. Көнбагыш уңышын җыя башламадык әле. Россия буенча уңышны җыя башладылар. Бәяләр буенча сөйләшүләр алып барабыз. Алар артык үсәр дип уйлыйм, – дип шәрехләде.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү