Рөстәм Миңнеханов РФ Мәдәният министры Ольга Любимова белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Мәдәният министры Ольга Любимова белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанга визиты кысаларында федераль ведомство башлыгы Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгына багышланган халыкара форумны ачу тантанасында катнашты.

Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Ольга Любимова «Россиядә уйлап табылган» федераль проектын һәм «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар. Әйтик, Пушкин картасы буенча республика мәдәният учреждениеләренә 300 млн сумнан артык билетлар сатып алынган. Ольга Любимова Татарстан Мәдәният министрлыгының барлык федераль проектларда да актив катнашуын билгеләп үтте.

Аннары Казан Кремлендә Россия Мәдәният министрлыгы һәм Сирия Гарәп Республикасы Мәдәният министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.


Фикер өстәү