Фәрит Бикчәнтәев Казан мәдәният институтының актерлык факультетында бюджет урыннары булдыруны сорады

Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Казан Ратушасында узган Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында Татарстан Президентыннан Казан театр училищесы базасында театр институты булдыру, шулай ук Казан мәдәният институтында актерлык факультетына бюджет урыннары кайтару мөмкинлеген карауны сорады.

— Елдан ел театр өлкәсендә кадрлар мәсьәләсе кискенләшә. Бюджет урыннары кими. Яшьләр Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы уку йортларына китә. Аннары инде кайтмыйлар, — дип саный Фәрит Бикчәнтәев. — Бу мәсьәлә аеруча милли театр сәнгате өчен актуаль. Без үзебезгә артистларны үзебез дә әзерли алабыз.


Фикер өстәү