Айдар Фәйзрахманов Хәмдүнә Тимергалиевага бирелми калган бүләкләр турында: «Бәлки иртәрәк кирәк булгандыр…»

Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов Хәмдүнә Тимергалиеваны озату мәрәсимендә:

– Кайгылы ел. Милләтебезнең шөһрәтле уллары, кызлары берәм-берәм китеп баралар. Шатлыгы да, кайгысы да безне берләштерә икән. Яраткан җырчысы белән хушлашырга дип зал тутырып килгән халык – шуның бер күрсәткече. Монда Хәмдүнәнең яраткан тамашачысы, хезмәттәшләре, яшьләр җыелган. Хәмдүнә яшьләрне яратты, cәнгать юлына басканда ярдәм кулы сузды. Уйлаганын туры итеп, әмма кешене рәнҗетмичә әйтә белде. Хәмдүнә безнең барыбызның да иң кадерле җырчысы. Мин дә хезмәтемне аның белән бер тирәләрдә башлап җибәргән идем, һәрбер җырын нәкъ гади тамашачы кебек, яратып кабул итә идем. Ул татар халкының бик күп югалган җырларын янәдән кайтара алды. Бу – бик бәхетле җырчы язмышы. Чөнки җырчы милләтенең аһәңен үзенең халкына, тугандаш башкорт халкына җиткерә ала икән, бу бик зур казаныш. Бүген без аңа халык исеме бирелү турында белдек. Бәлки бу исемнәр иртәрәк, җырчы исән вакытта җиткерү кирәк булгандыр. Безнең күңелдә дә үкенеч калды. Илһам Шакировка бюст ачканда, филармония директоры Кадим Нуруллин белән аңа Илһам Шакиров премиясенә кандидат итеп тәкъдим иткәнне әйткән идек. Ул аны шулкадәр шатланып кабул итте. Әмма, язмыштан узмыш юк шул, — диде.


Фикер өстәү