Миңнеханов Борһановны мәгариф министры вазифасыннан алу турындагы боерыкны имзалады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рафис Борһановны республика вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры вазифасыннан азат итү турындагы боерыкны имзалады.

«Башка эшкә күчү сәбәпле, Борһанов Рафис Тархан улын Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасыннан азат итәргә», диелгән боерыкта.


Фикер өстәү