Тәрбиягә дүрт бала алган Лилия Хәйретдинова: «Бу – йөрәк эше»

Сер түгел, тәрбиягә бала алганда булачак әти-әниләр беренче чиратта аның сәламәтлеге турында сорашалар. Шуңа күрә әлеге язма герое –Хәйретдиновлар гаиләсе бераз сәеррәк кебек тә тоелыр. Алар физик мөмкинлеге чикләнгәнсабыйларны гаиләле итә.

Без 1995 елда Дагыстанның Махачкалашәһәреннән күчеп кайттык. Казанның Дәрвишләр бистәсенә килеп урнаштык. Ул вакытта үзебезнең улыбыз һәм кызыбыз бар иде. Казанга килгәч тә, кемгәдер ярдәм итәсе, кешеләрне бераз гына сөендерәсе килде. Бистәбездә ятимнәр йорты барын белеп алдык. Ирем белән шунда күчтәнәчләр илтә башладык. Ул чакта әле балалар алу турында уйлаган юк иде. Күңел кушканга барып йөрдек, – дип сөйли Лилия.

Балалары үсеп, буйга җиткәч, алар Арчага күченә. Йорт салып чыгалар. Икәү генә калгач, өйләре үзләренә бик зур булып тоела башлый. Уйлана торгач, тәрбиягә бала алырга булалар.

– Иң элек безгә тормышта үз юлын табардай, кая барса да югалмый торган малайларны күрсәттеләр. Тик без тиз генә сайларга ашыкмадык. Үзебезне түгел, аларны уйладык. Максатыбыз – чынлап та безнең ярдәмгә мохтаҗ, без туры юлга кертә алырлык балалар алу иде. Шулай эшләдек тә.Берне алабыз дип барып, дүртне алып кайттык, – ди Лилия.

61 яшьлек Хәйретдиновлар бүгенге көндә 13 яшьлек Игорь, 14 яшьлек Андрей, 15 яшьлек Юра, 16 яшьлек Данилны тәрбиялиләр. Юра белән Игорьөчен  күбрәк борчылалар. Юраның аркасы бөкре. Шушы көннәрдә аңа операция ясатырга барачаклар. Олы балаларына да, әгәр безнең белән берәр хәл булса, Юраны ташламагыз, үзегезгә алыгыз, дип әйтеп куйганнар. Игорьга да ярдәм кирәк булачак. Үзе бик  рәхмәтле бала, әле ярый безне алдыгыз, ди икән. Тик 13 яшьтә булса да, укый алмый, хәрефләрне белми. Иртән укый, бөтен хәрефне белә. Кичкә оныта да куяКалган икесенсау-сәламәт балалардан аерып та булмый,тормышта югалмаячаклар, диләр.

Без бала үстерүне батырлыкка тиңләмибез. Бу – йөрәк эше. Ирем белән бергә киңәшеп, авыру сабыйларның киләчәген кайгыртып эшләнгән эш, – ди Лилия. – Безнең аларга матур тормыш күрсәтәсе килде. Ни дисәң дә, өйдә яшәү  ятимнәр йортындагы кебек түгел бит инде. Аларны төрле түгәрәкләргә йөрттек. Бәйгеләрдә бик теләп катнашалар. Гел беренчеләр! Малайларга карыйм да сөенәм. Димәк, тәрбиябез юкка китмәгән.

Үсмерлек чорында гаиләдә бер баланытәрбияләү дә җиңел бирелми. Ә монда дүрт холыклы, дүрт төрле бала. Күпне күргән, күпне кичергән алар. Кайберләрен тәрбиягә алып, кире китереп  биргәннәр. Әмма Хәйретдиновларүзләренең нинди адымга баруларын аңлап эшли. Төрле чаклары була, тик Лилия аларны бер учка җыя. Ялган белән чынны, начар белән яхшыны аерырга өйрәтә. Психологта да еш булырга туры килә. Бу эшләр малайлар хакына эшләнә.

– Катырак торам. Башкача булмый. Ярамый дигән сүз күп тә кулланыла. Тик кирәк. Алар өчен!Әти-әниле булып яшәсеннәр, үзләрен бәхетле тойсыннар, дим. Баштарак мине аңламаучылар да  булды. «Нәрсәгә инде сезгә бу балалар?» – дип тә әйттеләр. Мин аларның бер кимчелекләрен дә күрмим. Алар – минекеләр. Кешеләрнең инвалид дип әйтүен дә яратмыйм. Булса ни! Ул сүзне гел кабатлап торырга кирәкмени соң? Иң мөһиме – аларның йөрәге чиста, күңеле изге. Ә миңа шул җитә! – ди әни кеше.

Буй җитеп килүче егетләр бөтен эшкә дә өйрәнгән. Әтиләренең уң кулы алар. Нинди эшкә тотынсалар да, булдыралар. Төзү, төзәтү, кагу бөтенесен эшли беләләр. Әле өйдә әниләренә ярдәм итәргә дә өлгерәләр. Әнә, Андрейлары ашаргапешерергә өйрәнгән. Лилия шуңа чиксез шат. Димәк, ул бала тормышта югалып калмаячак. Үзенә булса да, ризык әзерли беләчәк. Әнә шулайана йөрәге  һәр адымга, һәр эшкә сөенә.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү