Табиб-терапевт: “Авыруларга бирешмәс өчен көзге йокы режимына күчәргә кирәк”

Күңел күтәренкелеген һәм сәламәтлекне саклау өчен көзге йокы режимына күчәргә кирәк. Табиб-терапевт Ирина Ярцева  Sputnik радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән, дип хәбәр итә Lenta.ru.

Белгеч әйтүенчә, көзен тизрәк караңгы төшә башлый. Димәк, йокыга да иртәрәк талу кирәк. Ярцева, туйганчы йоклау өчен, кичке сәгать уннан соңга калмыйча түшәккә чумарга киңәш иткән. Шулай икән, табиб әйтүенчә, кеше авырмаячак та, эшкә сәләте дә зур булачак. “Гормоннарыбыз яктылык таләп иткән көндезге җан ияләре без. Ә менә тәүлекнең караңгы вакытында йокларга тиешбез. Ә без, йокламыйча, нәрсәдер эшләгән булабыз. Безнең организм өчен бик зур стресс бу”, – дип аңлаткан табиб.

Моңа кадәр Кытайда Гуанчжоу Медицина университеты галимнәренең, көндез бер сәгать һәм аннан күбрәк вакыт дәвамында черем итеп алу үлем куркынычы белән яный, дигән нәтиҗәгә килүен искә төшерик. Аларның әйтүенчә, көндез озак йоклау (60 минуттан артыграк) йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлеп китү куркынычын 34 процентка, башка сәбәпләрдән гүр иясе булу куркынычын – 30 процентка арттыра.


Табиб-терапевт: “Авыруларга бирешмәс өчен көзге йокы режимына күчәргә кирәк”” язмасына фикерләр

Фикер өстәү