Татарстанда 40 яшьлек ирне 9 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Казанның Совет районы прокуратурасы 40 яшьлек ир-тка карата җинаять эше ачты. Ул хатынын үтерүдә гаепләнә.
2019 елның 1 августында көнне көнче ир хатынын буып үтергән. Өч балигъ булмаган бала әнисез калган. Җинаять кылыр алдыннан ир балаларын әбиләренә илтеп куйган булган. Ир үзенең гаебен тулысынча таныган.
Хәзер ул 9 елга кырыс режимлы колониягә озатылачак. Ә балалар әбиләрендә тәрбияләнә.