Бүген урманчылар көне: алар ничек яшиләр?

Соңгы елларда урманчылар ничек яши? Бу һөнәргә хөрмәт бармы? Яшь белгечләр эш таба аламы? Урман хезмәткәрләре көне алдыннан без республика урманчылыкларында эшләүчеләр белән шул хакта сөйләштек.

– Әтием дә, абыем да урманчы булып эшләде. Ул чакта бик тә дәрәҗәле эш иде ул. Мин дә бу һөнәрне яраттым, – ди  Арча урманчылыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин. –  Урманга бер керсәң, чыгып булмый икән ул. Үземне электән үк урманчы һәм ишегалды тулы мал-туар тоткан хуҗалык, күпбалалы гаилә башлыгы итеп күз алдына китерә идем. Хыялым тормышка ашты. Шөкер, яраткан эшемдә эшлим, малларым күп һәм өч балам бар. Урманда йөрү җанга рәхәт. Мин инде хәзер һәр агачны, һәр чәчәкне таныйм. Һөнәрем барысына да өйрәтте. Гөмбә дә җыя беләм, җиләкләрне дә күптән аерам. Кешеләр аерым бер агачны яратса, мин барысын да үз итәм. Урманнан яшәр көч алам. Дөрес, борчылган чаклар да була. 2010 елдагы корылык күп кенә агачларны бетерде. Әле дә шуларны уйлап йөрәк сызлый.

45 ел гомерен урманчылыкка багышлаган Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Васыйл Гыйззәтуллин, мин башка эш белмим, дип шаярта. Ул – урман баласы. Туган җирен дә – Кардон, 22 нче  квартал дип язып куйганнар. Кендек каны тамган урын аны үзеннән җибәрмәгән.

– Урманчыларның әле дә дәрәҗәсе югары. Гөрләп эшлибез, гөрләп яшибез. Бездә эшнең беткәне юк. Район халкы урманга бик игътибарлы. Кадерләп, саклап тора. Кая чүп ату ди, киресенчә гөлбакча итә  аны, – ди ул.

Урманчылар һәрвакыт, үз эшебезнең нәтиҗәсен күрә алмыйбыз, диләр. Бу хакта Васыйл абыйдан да сораштык:

– Анысы шулай. Агач озак үсә. Аларның гомере 60 – 120 ел. Урманчылар яңгырлы көнне ярата. Бу вакытта агач утыртсаң, ул үсеп китәчәк. Бездә соңгы елларда агачны күп утырттык. Санын белмәсәм дә, мин эшләгән дәвердә шактый агачлар үсте. Ашлык үсмәгән җирдә агач үсә хәзер. Әгәр яхшы шартлар тудырылса, урманга килүче яшьләр күп булачак. Шөкер, инде хәзер дә аларны кайгырта башладылар. Үзебезнең коллективта да 530 кеше эшли, уртача яшьләре 45тән артмый. Дәүләт тарафыннан акчалата ярдәм бирә башлагач, яшьләр кайта. Лубян урман көллиятен тәмамлаучыларга бер тапкыр – 150 мең, вузлардан килүчеләргә 300 мең сум акча бирелә. Без үзебездә  балаларга кечкенәдән урман хакында сөйлибез. Бакчаларга, мәктәпләргә йөрибез.

Васыйл абый юкә агачын ярата икән. Саба урманнары хайваннарга бик бай ди. Бер елны Мари урманнарыннан килгән аюлар биредә калып үрчегәннәр. Пошилары да, мараллары да бар. Урманчының юлында кыргый хайваннар күп очраган. Әмма берсе дә аңа һөҗүм итми. Үзе әйтмешли, таныйлар икән.

Ә менә Кукмара районының Кәчимир авылында яшәүче 81 яшьлек Салих Шәрипов урманчылардан ким агач утыртмаган. Ул аларның санын да белми. Бөтенесен бергә кушсаң, ярты миллионнан артык дип кенә җавап бирә.

– Мин агачлардан көч алам. Яшеллек булганны яратам. Үзем генә түгел, авылдашларым белән бергәләп эшлибез. Элек-электән капка төпләренә күршем белән агач утырттык.  Кәлшәләрне авыл җирлеге башлыгы табып бирә. Без утыртучылар гына. Әле менә иске зиратка – 30 нарат, яңасына 80 төп чыршы, 20 нарат утыртып куйдым. Алар койма буйларында үсәчәк. Элек юл буена утырткан 120 төп агачым зур үсте инде, – ди ул.

Салих абыйның аерып яраткан агачы юк. Әмма ул, мөселман кешесе өй каршына миләш утыртырга, каен утыртмаска тиеш, дип саный. Ә менә бакчадагы алмагачны да, өй каршындагы карт агачларны кем утырткан шул киссә яхшы дигән фикердә.

Агачлар кешене дәвалыймы?  Күп кенә кешеләрнең урманга барып, агач кочып көч алулары билгеле. Әмма анысын да белеп кочарга кирәк. Кайсылары көчне бирә, ә кайберләре киресенчә ала икән.

  • Бу кызык

Көч бирүче агачлар: имән, каен, чыршы, юкә, нарат, сырганак, кәстәнә (каштан)

Көчне суыручылар: тупыл, усак, тал.

Имән белән чыршы – йөрәк авыруыннан, өрәңге, юкә, нарат, сырганак арганлыкны бетерә, агрессиядән, психик тайпылышлардан, хроник арыганлыктан коткара. Усак  – баш авыруын, каен гинекологик чирләрне дәвалый. Тал – салкын тигәннән, кәстәнә – полиартрит, тупыл белән тал артрит һәм артроздан булыша. Бөерләрне – тал, ашкайнату-эчәк трактын тупыл дәвалый. Ялкынсынуны, күгәргән урыннарны усак  бетерә.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү