Әти васыяте

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан минем дә сугышны кичкән әтием турында истәлекләр белән уртаклашасым килә.

Әтием Ибраһим Мифтахов 1910 елның 7 октябрендә Арча районының Наласа авылында туган. Ул укырга бик хирыс була. 11 яшендә күрше Абҗабарда урысча укый. Беренчеләрдән булып комсомолга да керә, тракторчылар курсында укый. Районга беренче тракторны да ул алып кайта. Колхозлар төзү башлангач, әтиләреннән аерылып колхозга керә. Утызынчы еллар уртасында Чаллыда механиклар курсында укып кайта, тракторчылар әзерләү курсларын җитәкли. МТСлар оешкач, Наласа МТСында тракторчыларның бригадиры булып эшли. 27 яшендә 19 яшьлек тракторчы кыз Кәримәгә өйләнә.

Сугыш башланып, урып-җыю эшләре беткәч, сугышка китә. Танкист, снайпер, корал төзәтүче  булып хезмәт итә. Авылда сугыштан офицер дәрәҗәсендә кайткан өч кешенең берсе ул. Аның өчен сугыш озак дәвам итә. Ул 1947 ел ахырында гына кайта. Күкрәгендә сугыш кырында алган «За отвагу», «За боевые заслуги» медальләре балкый. Әти, бу медальләр кан коеп алынган, дип аларны бик кадерләп саклады. Сугыш турында бик сөйләргә яратмаса да, ул фашистларны, аларның кылган җинаятьләрен яшь буынга житкерү, илнең патриотларын тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Чын коммунист иде ул. Үзенең принципларына һәм идеалларына гомеренең соңгы көненә кадәр тугры булды. Әти сугыштан өч чемодан инструмент төяп кайта. Авыл халкы, Ибрай өч чемодан алтын алып кайтты, дип сөйләсә дә, без ул байлык барын сизмәдек. Ул 1948 елда беренче «ИЖ-49» мотоциклы ала. Хәзерге тел белән әйтсәк, чын рокер иде. Үлгәнче, 1993 елга кадәр, мотоциклдан төшмәде. Кышын йөрсә дә, аягы да, кулы да салкын тиеп авыртмады. Соңрак иске «Урал» мотоциклы алып җыйды. Техниканы яхшы белгәч, бөтен тирә-як авыл кешеләре аның янына мотоцикл ремонтларга киләләр иде. Без дә 13-14 яшьләрдә «Урал» мотоциклында  яхшы ук җилдерә идек инде. Егет вакытта ул мотоциклга нәрсә генә күрсәтмәдек. Йокыдан торганчы әти аны ремонтлап куя иде. Безгә сүз әйтми, тик әнигә генә, тагын ватып кайтканнар инде, дип зарлана торган була.

1957 елда әтине колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Колхозда эшләр бик шәптән булмый. Чөнки сугыштан соң ел саен  рәис алмашынып тора.  Әти зур көч куеп эшли башлый. Авылның тырыш халкы белән уртак тел табып, әти тиз арада колхозны яхшылар рәтенә бастыра. Басуларда мул уңыш үсә башлый. Терлек азыгына кытлык бетә. Колхозчыларның да тормышы яхшыра башлый. Шәхси хуҗалыкка терлек азыгы, икмәк бирелә. Халык яңа өйләр сала башлый. Әти шул ук вакытта бик хыялый кеше иде. Ул зур тракторлар алып килеп, авылга кергән урында ике күл казыта. Аларны халык «Ибрай» күле дип атый.

1960 елда Арча районында ашлык үстерү буенча алдынгылар рәтенә чыга. Икмәк сату планын өч тапкыр арттырып үти. Райком бюросында өстәмә план биргәч, әти өстәмә эш үтәүдән баш тарта. Партбилетыңны чыгарып сал, дигән сүзгә, мин аны сугыш кырында кан коеп алдым, дип бюроны ташлап чыгып китә. Әтине эштән алып  ташлыйлар. Ул бер ел буе эшсез утыра. Гаиләдә – тугыз бала. Хәлимә апа – институтта, Галия апа техникумда укый. Кулы алтын булгач, әти югалып калмый, мебель ясап сата. Ул ясаган комод, шкафлар әле дә авылдагы өйдә торалар.

Әти урынына рәис итеп Мирзаян Вахитовны сайлыйлар. Ул да Наласаның тырыш халкы белән уртак тел табып, «Октябрь» колхозын республиканың иң алдынгылары дәрәҗәсенә менгерде. Әти белән аларның аралары ничек булгандыр, анысын икесе генә белгәндер. Әмма безнекеләр дә, Мирзаян абый да берсен-берсе бер кунактан да калдырмадылар. Минем киләчәк тормышымның ничек булуында Мирзаян абыйның роле зур булды һәм мин аңа бик рәхмәтле.

1961 елда әти, Арчага йөреп, «Сельхозтехника»да механикалаштырылган отряд җитәкчесе булып эшли башлады. Ул анда 60 яше тулып, пенсиягә чыкканчы эшләде. Әтинең фантазиягә бай кеше булуы турында язган идем инде. Ул алтмышынчы еллар башында аэрочана ясап бөтен Арча районын шаккатырды. Районда ату ярышларында гел призлы урыннар ала иде. Балык тотарга бик ярата иде. Авылда беренчеләрдән булып телевизор алды. Үзлегеннән телевизор ремонтларга өйрәнде. Сәгать һәм башка көнкүреш техникасын да ремонтлый иде. Гаилә зур булса да, безнең  ашарга, киенергә тилмереп яшәгән булмады.

1971 елда әти пенсиягә чыккач, авылга өргеч тегермәне (бодай тарта торган) алып кайталар. Читтән килгән инженерлар аны монтажлап бирү өчен 25000 сум акча сорыйлар. Колхоз рәисе сорагач, әти тегермәнне җыярга алына һәм бер җәйдә механик Таһир абый белән 2500 сумга монтажлап эшләтеп җибәрә.

Әти тегермәндә 72 яшенә кадәр хезмәт куйды. Ул гомерендә бер тапкыр безгә начар сүз әйтмәде, кул күтәрмәде, ниндидер тәрбия белән шөгыльләнмәде. Мин институтны бетереп кайткач: «Кул астында эшләгән кешеләрнең  тамагын туйдырам, әйбәт яшәтәм, дип эшләсәң, кеше булырсың», – диде.

Минем үземә дә туган авылым Наласада «Октябрь» колхозында – 12 ел, аннан соң да башка урыннарда җитәкче булып озак еллар эшләргә насыйп булды.  Бу елларда мин һәрвакыт әтинең әлеге васыятенә тугры калырга тырыштым. Ахыргы көннәренә кадәр әти-әнине тәрбияләп, аларны соңгы юлга озата алуым белән дә бәхетле мин.

Васыйл Мифтахов


Фикер өстәү