«Бөек Болгар» фестиваленә 40 меңгә якын тамашачы килүе көтелә

26-27 сентябрь көннәрендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Әлеге чара Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында инде җиденче ел рәттән үткәрелә һәм илнең 30дан артык төбәгеннән 30 – 40 мең тамашачыны җыя. Фестиваль бары җәй көне генә үткәрелә иде, әмма пандемиягә бәйле рәвештә бу юлы вакытын күчергәннәр.
Быелгы фестивальдә ике көн дәвамында төрле мәйданчыкларда гаскәрләрнең көрәшләре, кул көрәштерү турнирлары, шулай ук массакүләм көрәш – ярышлары узачак.
«Һәр ел саен «Бөек Болгар» фестивале тамашачыларны яңа мәйданчыклар, яңа турнирлар белән шаккатыра, бу ел да искәрмә булмаячак. Быелгы фестивальнең төп яңалыгы тарихи фехтование мәйданы булачак», – диде Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова.
Әлеге чарага килүчеләрнең яртысыннан артыгы – илнең башка төбәкләреннән. «Бөтен дөньяда танылган өч команда – Калининградтан «Западная Башня», Санкт-Петербургтан «Старые друзья» һәм Түбән Новгородтан «Медвежья пядь» вәкилләрен дә көтәбез. Кызганыч, быел ат турниры узмаячак, әмма күпсанлы җәяүлеләр сугышы булачак», – диде чараны оештыручыларның берсе Алексей Кокурин.
Балалар мәйданчыгында борынгы уеннар, кылыч белән сугышу серләренә төшенеп, турнирда катнашып карау мөмкинлеге булачак. Кичке программада сугыш күренешләре, иҗади коллективлар чыгышы, утлы, фейерверклы әкиятләр тамашасы каралган.
Фестивальгә керү бушлай.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү