Шампуньне ничек дөрес сайларга?

Аллы-гөлле савытының кире ягында вак хәрефләр белән генә язылган шампунь составына күз салучылар, булса да, бик сирәктер. Ә аны карарга кирәк. Ник дигәндә, шампуньдагы кайбер матдәләр организмга начар тәэсир итәргә мөмкин. Нинди матдәләр бу? Шуларны барлап алыйк әле.

ПАВ
Шампунь составында гадәттә судан соң ПАВ (поверхностно-активные вещества) күрсәтелә. Күбекләнеп, чәчләрне һәм баш тиресен чистарта торган иң арзанлы ингредиент бу. Әмма җитештерүчеләр кайбер очракларда чисталык яратуыбыздан үзләренчә файдаланып калырга тырыша. ПАВ чәчләрнең генә түгел, баш тиресенең дә саклагыч катламын юып төшерә. Нәтиҗәдә чәчләр һәм баш тиресе әйләнә-тирә мохитнең пычрагын үзенә тизрәк сеңдерә. Май бизләре, югалтылганны тизрәк кире кайтару өчен, майны тагын да тизрәк бүлеп чыгара башлый. Шулай итеп, башны никадәр ешрак юсак, чәчләр шуның кадәр тизрәк майлана булып чыга.
Ул гына да түгел әле. Мисалга, шампунь составындагы Sodium Layril (натрий лауретсульфаты дигән күбекләндергеч матдә) теләсә кайсы зур шәһәрләрнең һавасында бик күп булган авыр металларны канга күчерергә мөмкин. Ягъни мондый ПАВның баш тиресендә микроскоп аша гына күренә торган бик кечкенә ярыклар хасил итеп, организмга токсиннар өчен юл ачуы бар.
Ә менә составында Magnesium Laureth Sulfate (магний лауретсульфаты) дигән матдәдән куркасы юк. Бу матдә тән тиресен ялкынсындырмый. Магний лауретсульфаты балалар шампуненда, шулай ук төрле тәсирләргә сизгер баш тиресе өчен билгеләнгән шампуньда (шампунь для чувствительной кожи) була. Димәк, шундыйрак шампуньнарга өстенлек бирү хәерле, дигән сүә.
Соңгы вакытларда сульфатсыз табигый шампуньнар да чыгарыла башлады. Аларны дөньякүләм танылган барлык җитештерүчеләрнең продукциясе арасында күрергә мөмкин. Мондый шампуньнар чәчкә генә түгел, бөтен организмга уңай йогынты ясый, дип санала. Сульфатсыз шампуньнар чәчне бик яхшы юа. Тик начар күбекләнә. Шуңа күрә баш тиресе майлы булган очракта аның чыгымы күбәя.

Консервантлар һәм парабеннар
Консервантларсыз шампунь бер атна чамасы узуга ук бозылыр иде. Бер яктан, алар микроблар үрчүгә киртә куйса, икенче яктан, чисталыкны шулай кайгырту безнең баш тиресенә кыйммәткә төшәргә мөмкин. Составында бронопол, диазолин-мочевина, DMDM-гидантоин кебек матдәләр булган шампуньны алмаска тырышыгыз. Ник дигәндә, бу консервантлар суда агулы матдә – формальдегидка әйләнергә мөмкин. Ә менә органик кислоталар (бензой, сорбин кислотасы) сәламәтлек өчен бернинди дә куркыныч тудырмый.
Шампуньне бозылудан саклау өчен парабеннар да кулланыла. Күп еллык тикшеренүләр тарихында галимнәр аның зыянын тапмаган. Хәер, суда начар эрүе сәбәпле, җитештерүчеләр бүген бу матдәне кулланмый да диярлек. Шуңа күрә шампунь тышында “парабенсыз” дигән язу күрсәгез, “ах” итәргә ашыкмагыз: асылда җитештерүчеләрнең хәйләсе генә бу.

Силикон һәм минераль майлар
Составында силикон һәм минераль майлар булган шампуньнарны да алмау хәерле. Ник дигәндә, силикон “шевелюра”ны күпертеп җибәрсә дә, җыелып баруы сәбәпле чәчләрне “авырайтып”, аларның коелуына китерә. Минераль майларга килсәк, сыек парафин, парафин мае, ак минераль май, вазелин – нефть продуктларын эшкәртүдән хасил булган майлар. Мондый матдәләрдән торган шампуньны кулланган очракта чәчләрдә һәм баш тиресендә юка пленка хасил булып, организмда матдәләр алмашыну процессын бозарга мөмкин.


Фикер өстәү