Күмер дару гына түгел: тешне агарта, бит тиресен чистарта, начар исне юкка чыгара

Җиләк-җимеш өлгергән чорда чамасын белмичәрәк ашап җибәрү аркасында кайвакыт ашкайнату органнары “чыгымчылап” алгалый. Мондый очракларда  активлаштырылган күмернең сихәт бирүе беребезгә дә сер түгел. Әмма бу дару азык-төлектән агуланганда гына түгел, башка очракларда да ярдәмгә килергә мөмкин.

Начар истән

Берәр ризыкның озаграк ятуы сәбәпле суыткыч исләнә башласа да кулланырга мөмкин аны.  Киштәләр һәм савытларны юып, корылап сөртегез. Берничә сәдәф күмерне төеп, киңрәк савытка салыгыз да 8-10 сәгать чамасы суыткычта тотыгыз. Ят иснең эзе дә калмаячак.

Сүз уңаеннан, активлаштырылган күмерне һавага хуш ис биреп торучы “химия” сыйфатында да кулланырга була. Берничә сәдәф даруга үзегезгә ошаган эфир мае сеңдерегез дә аларны өйнең кайсы урынына кирәк – шунда куеп чыгыгыз.

Ялкынсынудан

Черки-фәлән тешләүдән тән тиресе кычытып, кызарса, 3-4 сәдәф күмерне төеп, куе боламык хәленә килгәнче, су салып болгатыгыз. Дарулы боламыкны кычыткан-ялкынсынган урынга кимендә 10 минутка куеп торыгыз (өстенә марля каплап), аннан соң юып төшерегез.

Бит тиресен чистарту өчен

Күмер бит тиресендәге кара нокталардан котылу мөмкинлеге дә бирә.  Беләсегез килсә, тирене маска-пленкадан яхшырак та чистарта әле ул! 1 сәдәф күмерне төеп, шуңа 1 чәй кашыгы желатин, 2 чәй кашыгы сыеклык (су яки бит чистарту өчен тоник) өстәгез. Барысын бергә болгатып, 20 секундка кыска дулкынлы мичкә куеп торыгыз. Катнашманы 1-2 минут дәвамында суытырга кирәк. Аңа 3-4 тамчы лимонның эфир маен да кушарга мөмкин: бит тиресен агартып җибәрә ул. Катнашманы биткә сылап, тулысынча кипкәнче тотыгыз. Шуннан саклык белән генә куптарып алыгыз.

Тән тиресен шомарту өчен

Күмер тән тиресен чистартуга гына түгел, андагы токсиннарны чыгаруга да сәләтле әле. Душка кергәнче, бер сәдәф күмерне эрерәк итеп төегез дә юына торган гельгә салыгыз. Күмерле гель белән юыну тән тиресен шомартып, нәфисләндереп җибәрәчәк.

Күмердән тән тиресен чистарту өчен скраб та ясарга мөмкин. 10 сәдәф даруны төеп, 2-3 аш кашыгы бал өстәгез һәм шуны мунчада (яисә душта) тирләгән тән тиресенә сөртегез.

Тешләрне агарту өчен

Тешләрне агарту өчен билгеләнгән теш пасталары составында активлаштырылган күмернең барлыгын беләсезме икән?  Ә агарткыч теш порошогын үзебезгә дә ясарга мөмкин! Берничә сәдәфне төеп, тешләрегезне шуның белән чистартып карагыз әле. Тешләрегез энҗедәй ап-ак булачак!

Фото: google.com


Фикер өстәү