Рөстәм Миңнеханов пандемиягә каршы күрелгән көрәш чараларын санады

Президент Юлламасы белән чыгышы тантанасына республика үсеше өчен фидакарь хезмәт куйган, Татарстан файдасына эшләүче гади эшчеләр һәм дәүләт хезмәткәрләре дә чакырылган.

Рөстәм Миңнеханов аларның һәркайсын исемләп атады һәм хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Бу кешеләр арасында — сыер савучылар, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт итүчеләр дә бар.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында коронавирус темасын да телгә алды. Залда медицина, Роспотребнадзор һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре утыра.

— Пандемия вакытында төп һөҗүмне медицина хезмәткәрләре кабул итте, — диде Минңеханов. Ул пандемиягә каршы күрелгән көрәш чараларын санап чыкты. Шулар арасында — 100 көн эчендә төзелгән яңа хастаханә.


Фикер өстәү