Азык-төлек кибете янында 14 яшьлек яшүсмер үлгән

Башкортстанның Тәтешле районында 14 яшьлек яшүсмер үлеменнән соң тикшерү эшләре башланган. Фаҗига 21 сентябрьдә Тәтешле районында булган.

«Вести» хәбәр итүенчә, азык-төлек кибете янында 14 яшьлек малай мәетен очраклы үтеп баручылар күреп алган. Аның үлемендә криминал эзләре юк. Үлем сәбәбе суд медицинасы экспертизасыннан соң мәгълүм булачак.


Фикер өстәү