Камәрия Хәмидуллина: “Президентның фикере ачык. Моны маяк итеп алып, конкрет гамәлләр кылырга кирәк”

Камәрия Хәмидуллина, пенсиядәге укытучы, Казандагы 2нче гимназиянең элеккеге директоры:

– Юллама бик эчтәлекле, ул киң катламга юнәлдерелгән. Мин бигрәк тә тел, милли мәгариф мәсьәләсенә игътибар иттем. Юлламада да, Президент мәкаләсендә дә, стратегиядә дә моңа урын бар. Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан Марат Әхмәтов җитәкләгән комиссиягә дә, Татарга Конгрессына да өметләр баглавын әйтте. Президентның фикере ачык. Моны маяк итеп алып, конкрет гамәлләр кылырга кирәк. Татар йокламасын, тел беткәнне көтеп ятмасын иде. Юлламадан соң үземдә туган фикерләр белән дә уртаклашасым килә. Фәннәрне ана телендә укыта торган мәктәпләр булдырырга кирәк. Мондый белем йортлары безнең табигатебезгә туры килә. Дөнья педагогикасы моның нәтиҗәле булуын күптән аклады. Бүген мәктәпләрдә 1-2 сәгать татар теле укыту белән генә канәгать калмыйча, әдәби телне үстерү турында да уйласак иде.


Фикер өстәү