Шагыйрь Әхмәт Рәшит вафат булган

Хатыны Мәдинә Маликова хәбәр итүенчә, каты авырудан соң 84 яшендә шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Рәшит вафат булган.


– Әхмәт озак еллар авырды. Без аны кулдан килгәнчә тәрбиядә тоттык инде. Мине туган авылымда күмегез дигән васыяте бар иде. Алла бирса, соңгы теләген тормышка ашырырбыз. Бүген мөселман йолаларына туры китереп, сакларбыз, догалар укырбыз. Ә инде хушлашырга теләге булган һәр кешегә ишекләр ачык, — диде Мәдинә апа.

Шагыйрь һәм публицист Әхмәт Рәшит (Әхмәт Әхәт улы Рәшитов) 1936 елның 25 мартында Татарстан Республикасының Буа районы Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә.
1961-1968 елларда Казан телевидение студиясендә – балалар өчен тапшырулар бүлеге мөхәррире, соңрак Лениногорск шәһәре телевидениесендә өлкән мөхәррир булып эшли.
1968–1974 елларда Татарстан радиосында башта әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире, соңга таба өлкән мөхәррир булып эшли.
1974–1988 еллар арасында ул —«Ватаным Татарстан» газетасында хәбәрче,
1989–1992 елларда Татарстан радиокомитетында әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире һәм нәфис тапшырулар буенча баш мөхәррир вазифаларын башкара.

Әхмәт Рәшит шагыйрь дә, прозаик, публицист та. “Шомырт чәчәге” хикәясе – автобиографик әсәр.
Шагыйрь белән хушлашу урыны һәм вакыты турында Татарстан Язучылар берлеге соңрак хәбәр итәчәк.


Фикер өстәү