Фәрит Мөхәммәтшин Президент Юлламасы турында: “Куелган бурычлар гади түгел”

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Юлламасына карата үз фикерләре белән уртаклашты.

– Юллама бик нәтиҗәле, тулы һәм алга караш белән иде. Аның нигезендә алда тора торган бурычларыбызны тормышка ашыру тора. Аның буенча Дәүләт Советы президиумы, хөкүмәт әгъзалары бергәләп, программалар комплексын ясап, куелган бурычлар тулаем үтәп эшләргә ниятлибез. Куелган бурычлар гади түгел. Аларга ирешү өчен бөтен органнарның да тырышып эшләве кирәк булачак. Без барыбыз да зур җаваплылык тоябыз. Моңа кадәр куелган бурычлар уңышлы хәл ителеп килде. Моннан соң да шулай булыр дип уйлыйм. 2021 елны Татарстанда “Туган телләрне һәм халык бердәмлеген саклау елы” дип игълан итүенә аеруча шатландык. Программаларыбыз да, көндәлек эшебездә куелган таләпләрне матур гына үтәрбез. Чөнки без күпмилләтле, күп динле республика. Безгә халыкларның үзара аңлашып яшәве – иң мөһим мәсьәлә. Аңарга таянып эшләрбез.


Фикер өстәү