Марат Җәббаров: “Президент тарафыннан куелган барлык бурычларны да җиренә җиткереп эшләргә дигән бурыч белән чыктык”

Марат Җәббаров, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры:

– Авыл хуҗалыгына Президент тарафыннан куелган барлык бурычларны да җиренә җиткереп эшләргә дигән бурыч белән чыктык. Ә алар эшләмәслек түгел, башкарып чыга алырбыз дип уйлыйм. Инде бүген үк цифрлаштыру, икътисад, авыл территорияләрен саклау буенча эшлибез. Мәсьәләне күзаллау, моны эшләрлек командабыз бар. Цифрлаштыру буенча бөтен тармакта да пилот хуҗалыклар эшли башлады. Бу эшләргә бүген фермерлар да бик актив кереп бара. Районнар буенча да юл картасы эшләнгән. Хәзер тагын бер тапкыр җыелып утырып, булганнарына бераз төзәтмәләр кертеп, киләчәктә бу эшләрне башкарып чыгарбыз дип уйлыйм.


Фикер өстәү