Умартачы Бариевлар: «Без үзебез генә 3 тонна бал җитештерә алабыз»

Кукмарада бертуган умартачы Бариевларны белмәгән кешеләр сирәктер. Абыйлы-энеле Таһир, Дамир һәм Илһам абыйларның 100дән артык умартасы бар.

– Төп умартачыбыз – кече энебез Илһам, – ди абыйлары Таһир. – Умарталарыбыз Чишмәбаш авылы тирәсендәге урманда урнашкан. Үзебез Пычак авылында яшибез. Умартачылык буыннан-буынга килә безнең. 1957 елда Барый бабабыз өч баш умарта алып кайткан. Шуннан бирле өзгәнебез юк. Аның эшен – әти белән әни, әтинекен без дәвам итәбез.

2018 елда алар, республикада беренчеләрдән булып, «Кукмара балы» кооперативы оештырган. Бүген анда 40ка якын әгъза исәпләнә.

– Районыбызда 400 – 500 умартачы бар. Шуларның кырыгы белән эшлибез. Аларда нәрсә бар, шуны кабул итәбез. Үзебез аларга нәрсә кирәк, шуны алып кайтып бирәбез. Киләчәктә балларын да урнаштырырга ярдәм итү җае булыр дип өметләнәбез. Республика күргәзмәләрендә күп катнаштык инде. Мәскәүдәге «Алтын көз» күргәзмәсенә дә барырга насыйп булды. Халык белми түгел, белә. Шуңа күрә киләчәктә Казанда да үз кибетебезне булдыру нияте бар, – ди Таһир Бариев.

Кооперативның өстенлеге даимилектә, дип саный ул.

– Без үзебез генә, мәсәлән, 3 тонна бал җитештерә алабыз. Ә читкә алып барып сату өчен күләме күбрәк булу кирәк. Шулай булганда, ел буена килешү төзергә була. Бәяне дә югарырак куя алабыз, чөнки өзеклек булмавына тулы ышанычыбыз бар, – дип аңлата умартачы.

Таһир абый әйтүенчә, корт безгә бал, балавыз, ясалма кәрәз, прополис, чәчәк серкәсе, бал ипие (перга) бүләк итә.

– Чәчәк балы менә хәзер бераз гына утыра башлады. Сыек бал өлгереп җитмәүне аңлата. Чын умартачы бервакытта да шикәр кушмый. Алар сәүдәгәр генә була. Яхшы бал кашык белән алгач, өзелмәскә тиеш. Безнең якларда чәчәк балы – 1500, юкә балы 1800 сум тора. Юкә балы чыгымлырак. Без умарталыкны язын бер җирдә тотабыз да, юкә чәчәк ата башлар алдыннан урманга алып барабыз. Юкә ун көн чәчәк ата. Шул вакыт эчендә  умарталыкны төрле җиргә күчереп йөртергә кирәк. Салкын тигәндә юкә балы файдалы. Иммунитетны чәчәк балы күтәрә. Ә менә рапс балы тиз утыра. Сыек бал булганда, аны кеше дә алмый тора. Шунысы кызык: рапс чәчәк атканда корт беркая да очмый. Бары тик шуннан гына җыя. Соңгы елларда халык чын бал  алырга тырыша башлады. Элек «бал – бал инде ул» дип алалар иде. Аннан соң, халык хәзер балны аз-азлап алып карарга ярата, – ди ул.

Күптән түгел генә балны вак капларга тутырып тәкъдим итә башлаганнар. Алар мәктәп, балалар бакчаларына таратылачак. Шулай ук ул транспортта ашау өчен бик уңайлы.

–  Без инде умартаның башка продуктларын эшләп сатарга өйрәндек. Ихтыяҗ бар. Хәзер «Кукмара балы» бренды астындагы товарларны мактый-мактый сатарга өйрәнәсебез калды. Өмет – менә шушы капларда, – ди ул. – Без бөтен нәрсәне сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп эшләргә тырышабыз.

Мондый зур эшләр артында өч бертуган гына түгел, зур бер гаилә тора.

– Умартачылык – безнең өчен тормыш алып бару чыганагы. 20 ел колхозда агроном булып эшләдем. Шуннан соң умартачылыкка керештем, – ди танылган умартачы. – Бөтен гаиләбез – хатыннар, балалар – барыбыз да шушы эштә. Һәр кешенең үз эше бар. Мин күбрәк оештыру мәшәкате белән мәшгуль. Бер-беребез белән аңлашып көн итәбез, Аллага шөкер. Синеке-минеке юк. Грантта катнашып, узган ел 1,5 гектарда җиләк тә үстерә башладык.

 

Зөһрә Садыйкова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү