Олы Ватанны без ни сәбәпле яратабыз соң?

Латин мәкале «Кайда рәхәт – шунда Ватан» (Ubi bene ibi patria)  дип кырт киссә, татар әйтеме, аңа күпмедер каршы килеп, «Матур булса да торган як, сагындыра туган як» ди. Ягъни кендек каны тамган җирне милләтебез вәкилләре борынгы римлыларга караганда ныграк ярата, ватанпәрвәрлек аңа күбрәк хас булып чыга. Һәм бу ярату, сагыну, җирсү – сине үстергән туфракка, төбәккә кагылышлы хис – кече патриотизм. Ватанпәрвәрлекнең әле тагын олысы да бар. Анысы – үзең яшәгән илгә мәхәббәтле булу. Безнең милләткә ул да ят әйбер түгел. Гомумән, олы Ватанны без ни сәбәпле яратабыз соң?

Левада-Үзәк «Нинди вакыйгалар сездә ватанпәрвәрлек хисен күтәрә?» дип үткәргән сораштыруларга караганда, респондентларның 32 проценты «Җиңү көнен бәйрәм итү олы горурлык тудыра» дисә, 20 процент «Халыкара спорт уеннарында безнең спортчыларның җиңүләре», дип җавап биргән. Ә 12 процентның күңеленә армиянең көчле булуы хуш килә икән. Шунысын да әйтергә кирәк: Россия олигархының дөньяда иң кыйммәтле яхта сатып алуы да күпмедер кешегә патриотизм өстәп куйган. Андыйлар барлык респондентларның 7 процентын тәшкил иткән.

Патриотизм дигәч, әлбәттә, күбебез аны үзебез яшәгән илнең казанышлары белән горурлану дип аңлый. Бу дөрес. Ирешкәннәргә карап илне мактау да дөрес. Тик ватанпәрвәрлекнең әле башка, беренче карашка гаҗәбрәк тоелган ягы да юк түгел. Әллә илдәге кайбер күренешләрдән канәгать булмыйча, аларны тәнкыйть утына тоту ватанпәрвәрлек түгелме? Шул ук коррупцияне сүгү, байлар белән ярлылар арасындагы упкынның киңәюен ассызыклау, дәүләт алып барган тышкы, эчке сәясәтне яхшысын-мау, телләр вазгыяте белән килешмәү – болар барысы да шул җитешсезлекләрдән котылырга өндәү, илне яхшырак итеп күрәсе килү теләге – патриотизм түгелме? Патриотизм! Хәтта әйтер идем, алда телгә алынган гадәти ватанпәрвәрлектән заруррак, мөһимрәк патриотизм. Шул ук Познер бу җәһәттән Лермонтовның «Прощай, немытая Россия, Страна рабов, страна господ…» дигән мәгълүм юлларын искә алып, шундый усал сүзләр язган шагыйрь әллә патриот булмаганмы, дип сорый. Һәм Лермонтов – чын ватан-пәрвәр, чөнки ул үз әсәрләрендә Россиядәге гаделсезлекләрне төртеп күрсәтеп, алардан котылырга әйдәгән, дип җавабын да бирә.

Ә ил әләмен югары күтәреп, «Без – бөек ил», «Без – барысыннан да яхшы халык», «Без – Балтикадан Тын океанга чаклы», дип кычкыру, җитешсезлекләрне күрмәү, күрмәмешкә салышу ул, миңа калса, патриотизмның иң начары. Ул – ура-патриотизм. Җиңү көне якынлашкан атналарда автомобильнең арткы пыяласына «Кабатлый алабыз!» («Можем повторить!») дип язып кую да надан һәм дә миңгерәү ватанпәрвәрлек. Нәрсәне кабатларга җыенабыз? Сугышнымы? Тагын 27 млн корбан бирепме? Шунысы да бар: андыйлар өчен илне, андагы тәртипләрне тәнкыйтьләгән кеше дошман, маргинал, «бишенче колонна» вәкиле саналырга да мөмкин. Тавыш тизлегеннән күп тапкыр тизрәк очучы ракеталар, дәһшәтле су асты көймәләре, атом арсеналы белән горурлануга корылган ватанпәрвәрлек-не дә сыйфатлы ватанпәрвәрлек дип әйтеп булмый. Патриотизм милитаристик булырга, без көчле, бездән куркыгыз, дигән аргументларга таянырга тиеш түгел.

Әгәр син яшәгән илдә гадел хокукый җәмгыять булып, олылар – олы, кече кече ителсә, гади кеше дәүләт гамәлләреннән канәгать, тамагы һәрчак тук, дөньясы бөтен булса – андый тарафларда ватанпәрвәрлек үзеннән-үзе яралып, кемнеңдер патриот булмавына хәтта гаҗәпләнергә туры килер иде. Кадерсез, сансыз дип. Социаль челтәрләрдә күршебез Финляндия турында мәгълүмат йөри: уртача хезмәт хакы 2600 евро (220 мең сум), уртача пенсия 1680 евро (140 мең сум), уртача гомер озынлыгы 82 ел дигән. (Бу саннарны башка чыганаклар аша махсус тикшердем, беренче ике күрсәткеч чынлыкта 10 – 15 процентка югарырак та әле.) Шуңа өстәп Финляндиянең геосәяси низагларда катнашмавын, шактый кечкенә армия тотуын, икътисади яктан нык үскән ил булуын да әйтик. Мондый Ватан белән горурланмый яшәү мөмкинме? Сорау риторик. Гомумән әйткәндә, патриотизм, дип халыкны шанлы тарих, бабайларның үткән сугышларда кылган батырлыклары белән туендыру гадәте алдынгы илләрдә юк. Шау-шусыз гына лаеклы эш хакы түлиләр, хокукларны кайгырталар, очсызлы торак белән тәэмин итәләр, кырт иткән социаль яклау оештыралар.

Милитаристик патриотизм дигәннән. Мәгълүмат чараларында атна саен «Кара диңгездә безнең истребительләр АКШ самолетының койрыгына басты» яисә «Британия хәрбиләре үзләренең Россия су асты флоты алдында көчсезлеген таныды» ише ярым-йорты хакыйкатькә корылган шапырынулар чагылып тора. Әлбәттә, кемнедер мондый мәгълүмат та «каптыра», халыкның билгеле бер катламында патриотизм тудыра торгандыр. Тик без шуны да белергә тиеш: танклар никадәр күбрәк булса, сәламәтлек саклау шул тиклем зәгыйфь, бомбардировщиклар саны арткан саен социаль проектлар начаррак үтәлә. Чөнки икътисадыбыз шундый: ул барысын да берьюлы күтәрә алмый. Аның ишене үзенә бүгенге дөньяның иң бай, иң гайрәтле иле – АКШ кына рөхсәт итә ала. Ә тауга карап, белгәнебезчә, тау булып булмый.

Ә инде кемнеңдер авызын ачса, үпкәсе күренә икән, кораллану аны тәмам хәлсезләндерергә, юкка чыгарырга да мөмкин. СССР мисалы – моңа ачык дәлил. 1957 елда, галәмгә дөньяда беренче ясалма иярчен җибәргәндә (халык михнәтсез яшәгәндә, бу, әлбәттә, олы горурлык), өлкән буын вәкилләре сөйләве буенча, ил әле тулысынча чабата-дан котылмаган була. Мин хәрби хезмәттә булган 1980 нче елларда Җир тирәли инде ике йөзләп иярчен әйләнеп йөреп, аларның барысы да диярлек күккә хәрби максатларны күздә тотып менгерелгән иде. Ул чакта без дә горурлыктан кикрикне кабартып йөрдек. Әмма һәр үтүктән, һәр электр чәйнегеннән яңгыраган ватанпәрвәрлек («Я другой такой страны не знаю, где так вольно дышит человек») СССРны коткара алмады. Чөнки патриотизм ясалма иде.

Җитәкчелек безгә һәрчак: «Ватанпәрвәрлектән башка россиялеләрне берләштерүче идея була алмый һәм булырга тиеш тә түгел», дияргә ярата. Ватанны ярату – күркәм һәм дә кирәкле сыйфат. Ватан да тиешле социаль сәясәт, хокуклар үтәлеше аша сине үз иткән, яраткан мәлдә, әлбәттә…

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү