Мамадыш белән Минзәлә аралары якыная

Мамадыш районының Түбән Яке авылында туып үскән, шунда мәктәпне тәмамлаган, югары уку йортында белем алганнан соң Минзәлә районының Юшады авылында тарих фәнен укытучы Асаф Шиһапов иҗатына багышланган “Бер күрешү – бер гомер” дигән кичә узган. Гармунда да уйный, җырлый да, шигырьләр дә яза, дип мактадылар дус-ишләре Асаф әфәндене.

Дус-ишләре дигәннән, егеткә нәкъ менә алар ярдәм иткәннәр дә инде. Чаллыдан авылдашы, өздереп гармунда, курайда уйнаучы Фәнис Гыйниятов, Тауасты Байлар авылында эшләп килүче “Нур” халык театры режиссеры Мөслимә Гайниева да кайткан Түбән Якегә. Мөслимә үзе язган шигырьләрне укыган. Бәйрәм бик күңелле узган. Әмма иң мөһиме анда түгел. Бу чара ике район арасында дуслыкны дәвам итәргә нигез булган. Якелеләр Минзәлә ягына юл тотарга җыена.


Фикер өстәү