Татарстанда җиңел машина йөртүче ат бәрдереп хастаханәгә эләккән.
Шаһитләрнең сүзләренә караганда, авария кичә кичке алты тирәсендә Республиканың Азнакай районы Сәпәй авылы янында булган. «Хендэ» җиңел машинасындагы ир-ат зур тизлек белән ат бәрдерә, шуннан соң автомобиль бер якка ава, тәрзәсе ватыла. Хайванның гомере өзелә, ә җәрәхәтләнгән машина йөртүчене ашыгыч ярдәм белән алып китәләр.