Президент Юлламасына чакырылган мал табибы: «Бу – уңышларымның нәтиҗәсе»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясаганда залга хезмәт кешеләре – сыер савучылар, механизаторлар, слесарьлар, табиблар, укытучылар һәм башкалар чакырулы иде. Алар арасында мал табибының исем-фамилиясе дә телгә алынды. Без Саба районының «Мәртен» агрофирмасында эшләүче Альберт Баймәтовны табып, аның үзе белән аралаштык.

Ул агрофирмада мал табибы һәм зоотехник-селекционер булып эшли. Август аенда зоотехник-селекционерлар арасында узган республика конкурсында беренче урынны алган.
– Мондый мәртәбәле чарага чакыруларының сәбәбе әнә шул уңышымның нәтиҗәсе булгандыр дип уйлыйм, – ди ул. – Тик, кызганыч, мин ул көнне, авырып китүем сәбәпле, чарада катнаша алмадым.
Хикмәт чараның үзенә килә алу-алмавында да түгелдер, бәлки, чакырылган икән, димәк, Президент бәяләрлек эше, лаеклы хезмәте бар. Альберт Баймәтов ветеринария өлкәсендә 25 ел хезмәт итә. Шуның 20 елы – участок мал табибы булып.
– Мал табибының эше бер җирдә дә җиңел түгел. Ләкин бер җирдә генә эшләү уңайлырак. Безнең хезмәт чиста түгел инде. Язын-көзен аеруча пычрак. Җаваплылыгы зур. Һәр мал өчен җавап бирәсе бар. Тик эшемне яратам мин. Шуңа күрә авырлыклары әллә ни күзгә күренми. Кайсыдыр мал табибы, терлекләр арасындагы авырулар үзгәрә, ди. Мин алай дип әйтә алмыйм. Лейкоз, бруцеллез белән авыручы терлекләр дә юк бездә. Гел тикшереп торабыз, – ди ул.
Хәзерге вакытта Альберт Баймәтов агрофирмадагы Лимузин токымлы сыерлар өчен җаваплы. Мөгезле эре терлекләрнең саны 1150 башка тула. Белгеч әйтүенчә, бу токымның бозаулары бик эре була. Аннан соң, алар кыргыйрак мал, чөнки ясалма барлыкка китерелгән токым түгел. Гәүдәләре эре, озынча, тәннәре тыгыз, итләч. Ите бик тәмле.
Авырулары буенча алар гадәти Голштин токымыннан аерылмый. Ә менә диагноз кую читенрәк, чөнки, әйткәнемчә, алар – кыргыйрак җан иясе. Авыруын төгәл ачык­лар өчен, аерып кертергә кирәк. Тоякларын да бары тик йоклатып кына кисеп була, – дип эш үзенчәлекләре белән таныштырды мал табибы.
Агрофирмада эшләсә дә, шәхси хуҗалыкларда яшәүче халык та ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итә икән үзенә.
– Килгән кешене кире борып җибәрмәскә тырышам. Ярдәмем тия икән, сөенәм генә. Андыйларга, гадәттә, я иртән, яки кич эштән соң барам, – ди Альберт Баймәтов.
Аның фикеренчә, хәзер яшь белгечләргә республика дәрәҗәсендә ярдәм чаралары шактый. Хезмәт хакына өстәмәләр, эшли башлагач, бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм – яшьләр өчен бик яхшы чара, ди ул.

Зөһрә САДЫЙКОВА


Фикер өстәү