Татарстанда юл һәлакәтендә көмәнле хатын-кызның оча сөяге сынган

Ашыгыч ярдәм машинасында «Сузуки» машинасында һәлакәткә очраган 26 яшьлек хатын-кызны хастаханәгә китергәннәр. Ул утырган машина белән 24 яшьлек ир идарә иткән. Җиңел машина «Скания» бензин йөртү машинасы белән бәрелешкән булган. Һәлакәттә көмәнлелеге 33 атна булган хатынның оча сөяге сынган.

Юл һәлакәте Чаллы-Түбән Кама юлының 13нче километрында булган. «Скания» белән идарә итүче 44 яшьлек иргә зыян килмәгән. Хәзер юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Фото: kazanfirst.ru


Фикер өстәү