Бер генә җиңүче дә читтә калмаячак

“Лукойл” оешмасы оештырган социаль-мәдәни проектлар бәйгесенә бүген нәтиҗә ясадылар. Татарстанда әлеге чараны “Лукойл” составына кергән “РИТЭК” оешмасы уздыра. Быел ул унберенче тапкыр үткәрелде. Әлеге бәйге күп кенә оешмаларга үз хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Катнашучылар “Экология”, “Мәдәният һәм Рух”, “Спорт” һәм “Бөек батырлык” номинацияләрендә үз проектларын тәкъдим иткән. Быел бәйгегә 872 эш килгән, аларның 155е грантка лаек дип табылган. Грант суммасы – 25 миллион сумны тәшкил итә. Әлеге проектларның төрлесе төрле күләмдә акчалата ярдәм алган.
– Казан, Чаллы, Аксубай, Менделеевск, Яңа Чишмә районнары активлык күрсәтте. Арада катнашмаган районнар да бар. Әмма без аларны киләчәктә активрак булырлар дип уйлыйбыз, – ди «Татар-информ»да узган очрашуда Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – Без социаль юнәлештәге оешмаларга мондый мөмкинлек биргән өчен “Лукойл” лешмасына чиксез рәхмәтле. Биредә грант отучылар тик тормый. Иң мөһиме – проектлар тормышка аша, алар кабат-кабат катнашалар.
“РИТЭК” оешмасының генераль директор урынбасары Николай Нефедов быелгы бәйгегә пандемия дә комачау итмәде, ди.
– Бәйге башланганнан бирле безгә 7 мең 500 проект килде. Шулардан 1500е җиңү яулады.280 миллион сум акча бирелде. Быел без грант отучыларны тантаналы рәвештә котлый алмасак та, башка җаен табарга тырышачакбыз. Бер генә җиңүчедә читтә калмаячак. Барып котламасак та, телефон аша тәбрикләрбез. Районнарда бу эш хакимият органнары аша оештырылачак, — ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү