Алсу белән Азат Фазлыевлар сезонның тәүге концерты акчасын яман шеш белән көрәшүче егеткә тапшыралар

Бүген Лаеш районының Габишево бистәсендә Алсу һәм Азат Фазлыевларның бу сезонның тәүге концерты башланып китте. Беренче концерттан җыелган акчаларны алар батыр йөрәкле, үзе дә кайчандыр башка бик күпләрнең гомерләрен коткарган янгын сүндерүчегә тапшырачаклар.

Данис Фәсхетдинов язмышы турында «Ватаным Татарстан»да язып чыккан идек. Җырчы дусларыбыз исә бик теләк аңа ярдәм итәргә алынды. Концертка Данисның хезмәттәшләре дә килгән иде. Алар җырчыларга һәм «ВТ» коллективына рәхмәтләрен җиткерде. Ә без исә Данисның тизрәк савыгуын теләп калабыз!


Фикер өстәү