Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешенең өстенә бензин сибеп, ут төрткән

Башкортостанның Прокуратура матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, быел гыйнварда гаепләнүче, үзенең танышы — күрү буенча I төркем инвалидының банк картасы мәгълүматларын белеп, мобиль кушымта ярдәмендә аңардан 190 мең сумнан артык акча урлаган. Аннары ул ирнең полициягә мөрәҗәгать итәргә теләвен белгән. Тәртип сакчылары аның үзенә чыгачагыннан куркып, җинаять эшләргә уйлаган.

Төнлә ул йортның утын өзеп, торакка үтеп кереп, 82 яшьлек хатынга һәм аның оныгына һөҗүм итә, аларны таяк белән кыйный. Аннары инвалидка, өйгә бензин сибеп, ут төртә һәм зыян күрүченең кесә телефонын, паспортын алып кача.

Янгында калган кешеләр өйдән чыга алган. Табиблар аларга вакытында ярдәм иткән, шуның аркасында алар исән калган.

Гаепләнүче җинаять кылуда өлешчә гаебен таныган.


Фикер өстәү