М12 трассасы узачак район халкы белән элемтәне ныгытырга чакырдылар

Татарстанның М12 трассасы узачак район башлыкларына белән җирле халык арасындагы диалогны көчәйтергә кирәк. Бу хакта Республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта әйтте.

«Без трасса узачак барлык районнарны диалогка чакырабыз. Кагыйдә буларак, мондый вазгыятьтә икеяклы сөйләшү алып бару кыен. Кайбер хакимият вәкилләре бездә очрашулар узды дип әйтә, тик активистларның вәкилләре исә әлеге очрашулар җитәрлек түгел, ди. Диалог бөтенләй юк дип әйтеп булмый. Әлеге кешеләр белән даими, көндәлек элемтәләр җитмидер, мөгаен», — диде Лилия Галимова.

Мәскәү – Казан арасын тоташтыра торган М12 тиз йөрешле автомагистрален төзү эшләре 2021 елның икенче яртысында башллау планлаштырылган. Озынлыгы 794 чакрым га җиткән юлны 2024 елда файдалануга тапшыру ниятләнелә.


Фикер өстәү