«Безнең җыр» – безнекеме?

Без инде үзебезнең нәрсәгә сәләтле икәнлегебезне беләбез. «Калеб»леләр тәкъдим иткән «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концертында әнә шундый сүзләр яңгырады. Яңа буын иҗатчыларының табышуы, иҗади төркемнәргә бүленеп, ел дәвамында яңа әсәрләр өстендә эшләве нәрсә белән төгәлләнгән? Без шуны күреп кайттык.

Октябрьнең беренче кичендә, халыкара Музыка көнендә «Филармония» концертлар залын яшь иҗатчылар «яулап алды». Кичәдә яңгыраган һәр җыр – 2019 елның маенда «Калеб» яңа буын җыены башлап җибәргән «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең иҗат җимеше. Гала-концертта аларның мәртәбәле жюри тарафыннан сайлап алынган иң яхшылары гына яңгырады.
– Ниһаять, республика җитәкчелеге, Мәдәният министрлыгы ярдәме белән зур сәхнәдә беренче талпынышыбызны ясарга мөмкинлек туды. Шагыйрьләребез дә, композиторларыбыз да бар, «Безнең җыр» дәвамлы булыр дип ышанабыз, ¬– дип сөйләде Кариев театры директоры, «Калеб» берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова.
Татар җыр сәнгате ярлы түгел. Моны халык үзе раслады: дәррәү килгән алкышлар тынып тормады бу кичтә.
Җырчыларга килгәндә, яңа әсәрләрне тамашачыга җиткерү өчен Эльмира Кәлимуллина, Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Алсу Фәйзуллина, Эльза һәм Артур Исламовлар, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина белән беррәттән яшь җырчылар Сөмбел Ситдыйкова, Диләрә Төхфәтуллина, Әдилә Ганиуллина һәм башкалар җаваплы иде. Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры концертны тагын да зәвыклы итте.
«Төрлелек булса иде…»
Шагыйрь, композитор, җырчы. Өчесендә дә җаваплылык бер дәрәҗәдә. «Безнең җыр»га җыелган иҗатчылар үзләренең кем белән эшләүләрен алдан белмәгән. Бер яктан, кызыклы тәҗрибә булса, икенче яктан, уртак фикергә килү өчен шактый авыр нәрсә. Яшь, җенес чикләүләре юк, төркемдәге өч кешегә дә бер якка карап эш итәргә кирәк. Шул чакта гына сыйфатлы «продукт» туа ала бит.
«Безнең җыр»да туган әсәрләрнең төп бәяләүчесе – тамашачы. Җырлар халык күңеленә керә алырмы – вакыт күрсәтер. Шулай да, музыка сәнгате белән якыннан таныш шәхеснең фикере биредә урынлы булыр:
– Күп эш эшләнгәнлеге күренеп тора. Ләкин бу җырларның җиңел генә үз тамашачысын табуында бераз шигем бар. Безнең халык башкача тәрбияләнгән бит. Җырларның сыйфатына тукталсак, араларында кызыклылары бар, тик стиль, манералары охшашлыгы сизелә, – дип сөйләде Татарстанның атказанган артисты, композитор Вил Усманов.
Иҗат лабораториясендә катнашкан композитор Резедә Гарипова исә төрлелек булсын өчен, эзләнүләрдән туктамаска кирәклеген әйтте:
– Мин профессионал композитор түгел, шуңа да зур сәхнәдән, оркестр башкаруында җырларымны ишетү – зур бәхет. Монда яңгыраган җырларның киләчәген бер концерт белән генә бәяләп булмый, тик канәгатьләнү хисе бар.
Әлеге проектның төп максакты – яшь татар сәнгате эшлеклеләренең иҗади мохитен формалаштыру, яңа әсәрләр булдыру. Иҗатчылар сүзләренчә, «Безнең җыр»да очрашканнан бирле, алар арасындагы элемтә өзелмәгән. Димәк, беренче максатка ирешкәннәр, дип әйтергә мөмкин. Кичәдә яңгыраган әсәрләр безнең милли җыр фондын тулыландыра алырмы? Монысын – вакыт күрсәтер.

Лилия Гыймазова

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү