Рөстәм Миңнеханов  коронавирустан саклану өчен җитештерелә торган продукцияләр белән танышты

Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисында «Кече һәм урта эшкуарлык тәкъдимнәренә  ярдәм» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа җитештерү куәтләрен карады. Проектны гамәлгә ашыру  «Химград»та кимендә 444 эш урыны белән өстәмә 47 яңа резидент урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов  коронавирустан саклану өчен җитештерелә торган продукция белән дә танышты. Индустриаль парк резидентларының күбесе  пандемия кызган вакытта саклану чараларын җитештерүне тиз арада җайга салган. Президентка бер һәм күп тапкыр кия торган битлекләр, антисептик чараларны да  күрсәттеләр.

Быелның апреленнән башлап «Химград» резидентлары балалар бакчаларына, республика медицина учреждениеләренә, волонтерларга, мохтаҗ гаиләләргә  әлеге  продукцияләрне бушлай тараткан. Рөстәм Миңнеханов  быел  ачылган производстволарны да карап чыкты. Ул балыкчылар  өчен киемнәр тегүче, суднолар, автокомплект җиһазлары, инновацион полимер компаундлар ясаучы һәм башка компания вәкилләре белән аралашты.

Соңыннан берничә мөһим килешү имзаланды. «Химград» белән Казан технология һәм дизайн көллияте, шулай ук технополис резидентларының берсе арасында имзаланган өч яклы килешү тегү производстволарын үстерүгә һәм бу тармакта кадрлар әзерләүгә ярдәм итәчәк. «Химград» һәм Autopart Srl Италия фирмасы арасында төзелгән килешү дә мөһим. Ул илебез сәнәгатендә яңа автомобиль технологияләре булдыруны активлаштыра, шулай ук Aurus автомобильләре өчен комплектлаучы әйберләр җитештерүне «Химград» мәйданчыгында локальләштерүгә ярдәм итәчәк.


Фикер өстәү