Динар Хөснетдинов: «Яшь укытучы апаларны ярата идем»

Динар Хөснетдинов, Әлмәт театры артисты:

– Мәктәптә укыганда, бик шук егет идем мин. Шелтәсен дә күп ишетергә туры килде. Берсендә, сыйныфташларымны җыеп, урманга качып киттек. Әнием икенче көнне үк директор янына китте. Авыр портфельне күтәреп кайтмас өчен, сагыз белән юмалап, башкаларга күтәртеп кайттым. Шуклыкларым нәтиҗәсез калмады: мине башка мәктәпкә – гимназиягә күчерделәр. Анда инде яшем дә зур, гимназист статусы да бар иде. Мәктәптәге барлык чибәр, яшь укытучыларны бик ярата идем мин. Миңа күбесенчә шундыйлары туры килеп торды да инде! Сыйныф җитәкчебез Лилия Фаилевна белән аеруча бәхет елмайды: шундый яшь, сылу. Ул хәзер дә нәкъ шундый.
Гомумән, укытучылар бер дә картаймый, ахры, ул. Без картаябыз, алар – юк. Күптән түгел яннарына барган идем – бер дә үзгәрмәгәннәр. Укырга яратмасам да, укытучыларымның барысы да күңелгә шундый якын, һәркайсының исеме хәтеремдә.


Фикер өстәү