Татарстанда акыллы кушымтаны 4 мең укучы куллана

Күптән түгел генә республиканың җиде районында ике телдә (русча һәм татарча) «Я – школьник» дип аталган мобиль кушымта эшли башлады.

Аны ун мәктәптәге 5 – 10 сыйныф укучыларына эшләтеп карау мөмкинлеге тудырылган. Берничә көн эчендә кушымтаны 4 мең укучы үз телефоннарына урнаштырган. Сервис укучыларга электрон көндәлектән файдаланырга, өлгерешен күзәтеп барырга ярдәм итә, шулай ук кайсы фәннәргә игътибар юнәлтергә кирәклеккә киңәш бирә, укучыларга өй эшләрен эшләүне дөрес итеп планлаштырырга ярдәм итә, укытучылар да комментарийлар калдыра ала.


Фикер өстәү