Балалар өчен җәйге лагерьлар соңрак эшли башлауга һәм беренче сменалар 1 июльдә старт алуга карамастан, җәйге сәламәтләндерү кампаниясен өч сменада уңышлы үткәрә алганнар.
Бу хакта Хөкүмәт йортындагы брифингта Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтте.
— 46 меңгә якын бала республиканың 32 районында урнашкан 102 лагерьда һәм шифаханәләрдә ял итә алды, — дип хисап тотты министр.
Беренче сменада 13 006, икенчесендә — 13 172, өченче сменада 19 593 бала ял иткән.