Төркиядән кайткач коронавируска тест ясатмаган 67 кеше судта җавап тотачак

Татарстанда чит илгә чыгу буенча санитария кагыйдәләрен бозган 67 кешенең эше судка җибәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.

«Республикада яшәүче 42 953 кеше Төркиядән кайтты. Аларның 4 проценты (1496 кеше) бүген дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмәгән, шулай ук анализлары да юк. Шуңа күрә, без Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә бу гражданнар белән эшләүне дәвам итәбез», — диде спикер.

Патяшина әйтүенчә, республикада чит илгә чыгу кагыйдәләрен бозган 67 кешегә беркетмә төзелгән һәм аларның эшләре судка җибәрелгән. Аларга 15-40 мең штраф яный.

 


Фикер өстәү