Коронавируска тест ясатмаган Татарстан туристлары 4 миллион сумнан артыграк штраф түләгән

Республикада 1 августтан бирле 259 меңнән артыграк кеше чит илләрдә ял итеп кайткан, шуның 734е тест узудан баш тарткан.

Гомумән, пандемия башланганнан бирле, чит илләрдән әйләнеп кайтканнан соң коронавируска тест нәтиҗәләрен вакытында тапшырмаган туристларга салынган штраф күләме дүрт миллион сумнан артып киткән инде.

Роспотребнадзорның төбәк идарәсе мәгълүмат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, 1 августтан бирле республикада 259 меңнән артыграк кеше чит илләрдән кайтып төшкән. Идарә таләпләрен санга сукмаган өчен административ хокук бозулар турында 734 беркетмә төзелгән. Судта әлегә 533 эш каралган. Штрафларның гомуми күләме 4 миллион 750 мең сум тәшкил итә.

Ведомстводан искә төшереп үтелгәнчә, чит илдән кайткач, өч көн эчендә COVID-19 инфекциясенә тест узарга кирәк. Тест буенча тискәре нәтиҗә алынганчы, үзизоляция режимын үтәү шарт. Бу таләп прививка ясаткан кешеләргә һәм соңгы 12 ай яки ярты ел эчендә коронавирус кичергәннәргә генә кагылмый. Тест нәтиҗәләрен Дәүләт хезмәтләре порталына урнаштырырга кирәк.


Фикер өстәү