Татарстан үзизоляция режимына кире кайтырга планлаштырмый

Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу аркасында яңа чикләүләргә һәм үзизоляция режимына кире кайтуга сәбәпләр юк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.

— Соңгы тәүлектә ачыкланган коронавируслы 28 очрак — хезмәт коллективларындагы, гаиләләрдәге очраклар. Бездә авыруның күпләп, төркем-төркем таралуы күзәтелми. Бу үзизоляция режимына кайту һәм яңа чикләүләр кертү өчен нигез бирми, — диде ул. — Авырып китүчеләр арасында даими рәвештә битлек киеп йөрүчеләр аз.Бу профилактик чараларның нәтиҗәле булуын күрсәтә.


Фикер өстәү