Вахит халкы: «Авылыбыз шәһәрдән ким түгел»

Кукмара районының Вахит авылы хакында күп язылды. Әмма ул авылга баргач, андагы матурлыкны күргәч, дәшми калып булмый. Бу авыл хакында язасы да, сөйлисе дә килеп тора. Хәер, интернеттагы социаль челтәрләрне ачсаң, Вахит белән горурланып язучы киленнәрне дә табарга була. Блогер Илназ Габидуллинның хатыны Гүзәл әнә шундыйлардан. Ул һәрчак иренең авылы белән горурлана, аны мактап туя алмый.


Дөрестән дә, әле кайсы авылда яшь әниләрнең, шәһәрдәге кебек бала арбасы этеп, паркта йөргәнен күргәнегез бар? Ә менә Нәфыйк Хөсәенов исемендәге паркта бәбиләр дә уйный, әниләр дә ял итә, хәзер инде яшьләр язылыша да башлаган.
– Безнең парк 2016 елда ачылды. Халык бик яратты. Паркның буш торганы юк. Йә балалар уйный, йә олылар кич утыра, йә инде җырчылар концерт куя. Тагын бер уңайлы ягы – мәдәният йорты каршысында булуы. Анысын 2017 елда ачтык, – ди мәдәният йорты директоры Нәсыйха Нәбиева. – Каян акча алдыгыз, дисезме? Сорый белеп сорасаң, бирүчесе табыла икән ул. Безгә бу паркны төзер өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе 10 миллион сум акча бирде. Элек бу урында бушлык иде. Чүп үскән, печәне җиткән. Акча бирелгәч, эшне тиз тоттык. Бөтен халык ярдәм итте. Бергәләп җыештырдык, үләнен чаптык, урынын тигезләп куйдык.


Үз көче кергәч, паркны тәртиптә тә тота авыл халкы. Дөрес, кайчак бераз гына кисәтү дә ясыйлар икән. Нәсыйха апа үзе шулай ди.

– Балалары велосипед белән килсә, парк эченә аның белән кермәгез инде дип әйтәбез. Матур итеп саклыйсы килә бит. Чүпләрне дә теләсә кая атмаска кушабыз. Тыңлыйлар. Бу урынны үзебезнекеләр генә түгел, күрше-тирә авыл кешеләре дә ярата. Узып барганда, кереп, фотога төшүчеләр дә бар. Матур җирне күз тиз күрә шул аны. Әле үзем дә, кая барсам да, гел ниндидер яңалык эзләп йөрим. Шул клуб тирәләрен, паркны яңартасы килә бит инде. Бер җирдә күбәләк сыны күреп кайттым. Бигрәк матур иде. Кайткач, Нәфыйк Хөсәеновка әйткән идем, булыр, ди. Хыялый кеше инде мин. Шушы паркка йолдызнамәләр дә куйдырасы килә. Килгән кешеләр үзләре хакында укып китәр иде, – дип хыяллана Нәсыйха апа.
Быел җәй әлеге паркта беренче тапкыр яшьләрне язылыштырганнар. Нияз Кәлимуллин белән сөйгәне Айгөл үзләре шулай теләгән.
– Элек язылышу тантаналары мәдәният йортында уза иде. Яшьләр үзләре шулай сайлады. Бик матур килеп чыкты. Авылыбыз шәһәрдән ким түгел. Горурланып һәм бу якныкы булганга сөенеп яшим, – ди яшьләрне язылыштырган Марсилә Искәндәрова. – Бездә бөтен шартлар да бар. Хәзер күп яшьләр шәһәргә китеп тә тормый. Киткән кеше ялларга тизрәк тагын кайтып җитә. Туган авылның тарту көче зур. Аннан гына атна буе эшләрлек көч, дәрт алып булганына инде ышандым.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү