Тикшерүчеләргә түгел, саулык үзебезгә кирәк

Казан Кремлендә әйтүләренчә, битлекләрне салырга иртәрәк. Хөкүмәт йортындагы брифингта кабат коронавирус турында искә төшерделәр.

Европа өлешчә карантин кертә башлады. Мәскәүдә эш бирүчеләргә хезмәткәрләрнең 30 процентын читтән торып эшләүгә күчерү тәкъдим ителде. «Пропуск» белән генә урамга чыгу турында да имеш-мимешләр йөри. Татарстан ил башкаласыннан үрнәк алырмы?

– Хәзерге вакытта «пропуск»лар кертү турында сүз юк. Тик үзегез дә күрәсез:

Татарстанда, Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда эпидемиологик вазгыять үзгәреп тора. Чикләүләр турында һәрвакыт «ләкин» сүзен кушып сөйлибез. Битлек кияргә, социаль дистанция сакларга өндибез, – диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. – Кеше күп җыела торган урыннарга рейд­лар оештырыла башлады. Әмма шуны аңларга кирәк:  бу тикшерүчеләр өчен түгел, ә үзебезнең сәламәтлек өчен мөһим. Республикадагы санитар-эпидемиологик вазгыять һәр кешенең җаваплылыгына бәйле.

Коронавирустан кала, журналистлар Татарстан министрлыкларындагы үзгәрешләрнең нинди мантыйк белән башкарылганын сорашты. Билгеле булганча, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының элеккеге башлыгы Фәрит Хәнифов 5 октябрьдә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп билгеләнде. Моңа кадәр Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсен җитәкләгән Марат Айзатуллин исә аның вазыйфасына күчте.

– Президент уйлавынча, Фәрит Хәнифовның төзелеш тармагы һәм проект эшчәнлегендәге тәҗрибәсе Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасында да файдалы булачак, – дип аңлатты Лилия Галимова.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү