Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов: «Бездә рәхмәт әйтә беләләр»

Икмәк булса, җыр да була. Зәйдә әнә шулай диләр. Шикәрне татлырак,
ГРЭСны яктырак итәргә ниятлиләр. Әмма барысына да сәламәтлек кирәк. Анысының кадере тагын да артты.
Район башлыгы Разиф Кәримов белән әңгәмәне әнә шул хакта сөйләшүдән башладык.

:: Разиф Галиевич, коронавирус шаукымы сезне нәрсәгә өйрәтте?
– Бу хәлләр районны тәртипкә өндәде. Барыбыз да, теләк теләгәндә, сәламәтлекне искә алабыз. Хәзер исә аның
мәгънәсенә тагын да ныграк төшендек. Районыбыз да, үзем дә үзгәрдем. Баштан ук бу хәлләргә җитди карарга, чарасын алданрак күрергә тырыштык. Табиблар да, Роспотребнадзор белгечләре дә югалып калмады. Шөкер, соңгы елларда башкарылган эшләр үзәк хастаханәгә халыкка яхшы хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә. Ә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр башка шәһәр хастаханәләрендә чиратларда утырып кайткан булса? Алты оператив төркем оештырдык. Шәһәрне биш яктан яптык. Меңләгән машина, кеше тикшерелде. Нәтиҗәсе билгеле: районда нибары 17 кеше коронавирус белән авырды.

:: Бу хәлләрне икътисад ничек кичерде?
– Баштан ук зур предприятие җитәкчеләре, аларның акционерлары белән сөйләшеп алдык. Мөмкинлеге булган бар кешене читтән торып эшкә күчердек. Эштә җитештерү белән шөгыльләнүчеләр генә калды. Эшне туктат­мас­ка тырыштык. Әйтик, федераль программага кушы­лып, «Технониколь»да җитештерелгән материалларны Мәскәү, Ростов, Волгоградта төзелүче госпитальләрне төзүдә кулландылар. Шөкер, эре предприятиеләрдә бер генә авырган кеше дә булмады. Авыл хуҗалыгында да әйтеп куйдык: авырып китсәгез, тракторларыгыз басып торачак, эшнең рәте китәчәк. Кисәтүнең артыгы булмый. Хастаханәдә ятуга караганда, өйдә утыру яхшырак бит.

:: Тормыш үзгәрсә дә, Зәйдә бер нәрсә шул килеш калды. Район игенчеләре быел да зур уңыш алды. Сере нәрсәдә?
– Җитештерү өч шартка бәйле: персонал, технология һәм дисциплина. Иң беренчесе – кеше. Зәйдә уникаль механизаторлар, белгечләр һәм җитәкчеләр бар. Барлык хуҗалык­лар, шул исәптән, фермерлар да бер технология белән эшли. Әлбәттә, «Агросила» алдан тартып баручы локомотив кебек. Һәрбер яңалыкны үзебездә кертергә тырышабыз. Инвестор акчаны ул кире кайтканда гына кертә. Хәзер инде авыл хуҗалыгы керемле тармакка әйләнеп килә. Шул ук шикәр заводын машина белән чагыштырсак, элек ул «Лада» дәрәҗәсендә булса, хәзер «Мерседес» кебек. Кыр­ларда 40 миллион сумлык тракторлар эшли. Кызыксындыру чараларын да еш кулланабыз. Төп таләп: бер генә кило бөртекне дә, бер генә литр сөтне дә, бер сум акчаны да арттырып күрсәтү юк.

:: Безнең авылда элегрәк Зәйне «стройка» дип йөриләр иде. ГРЭС төзелешенә бәйле булгандыр инде бу атама. Хәзер биредә кабат зур эшләр башланырга тора. Өметләр нинди?
– Соңгы елларда ГРЭСта КПД, ягъни файдалы эш коэффициенты 30 процентка төшкән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт: Зәйне энергетиклар каласы итеп саклап калырга мөмкинлек бирде. Билгеле булганча, Россиянең энергетика министры Александр Новак катнашында модернизация эшенә хәер-фатиха бирелде. Яңа станциядә эш урыннары артык күп булмаячак. Аның каравы, 3,5 ел дәвам итәчәк төзелеш вакытында төзүчеләрне ашатырга, яшәтергә, йөртергә кирәк булачак. Бу кече бизнеска ярдәм итәчәк.

:: Районның нинди үзенчәлеге бар?
– 5-6 ел элек мондый план корган идек: бюджетның чыгым өлешен 1,5 миллиард сумга җиткерергә. Былтыр
1 миллиард 480 миллион сумга җиткердек. 52 миллиард сумлык товар җитештерә башладык. Хезмәт хакы 37 200 сумга җитте. 230 объектны ремонтладык. Инде ике ел үзәк хастаханә дип түгел, медицина шәһәрчеге дип сөйләшәм. Икътисад белән бергә кеше дә үзгәрергә тиеш. Төп таләп – халыкка эш, ял һәм тормыш өчен яхшы шартлар булдыру. Максатыбыз – булганны үстерү. Мәдәният, спорт юнә­ле­шендә зур эшләр башкарылды. Мәгариф өлкәсендә баш­­карасы эшләребез бар. Тукай бүләгенең дүрт иясе, Казанның 1000 еллыгын раслаган галим, Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты чыккан төбәк бит без.

:: Зәйнең кешесе кайсы ягы белән аерыла?
– Авылга кайткан саен, әнкәй сорый: Зәйләр ничек, улым, халкы әйбәтме? Җавабым мондый: халкы шулкадәр әйбәт. Эшләгән эшне күрә, рәхмәт әйтә беләләр. Дөньялар гына тыныч булсын. Авырлыклар чыга икән, алары да безне берләштерә, барысын да җиңеп чыгабыз.


Фикер өстәү