Имәнлебаш Әлмәндәре: «Иң зур үкенечем – үземнән алда ике улымны гүргә иңдерү»

95 яшьлек ветеран Бари Сөләйманов үлем белән берничә тапкыр күзгә-күз очрашкан. Озын гомернең сере – хәрәкәттә, ди ул. Хәзер дә, мин карт инде дип, кул кушырып ятуны килештерми. Бакчада кайнаша, җиләк-җимеш үстерә. Алай гына да түгел, төп нигезен кайгыртырга да вакыт таба.
Бүген Бари абый улы Әхәт белән килене Фәнүзә апа тәрбиясендә көн күрә. Зәйлеләрнең хөрмәтле кешесе. Без барган көнне туган көне белән Зәй районы хакимияте, хәрби комиссариат, авылдашлары котлады үзен. Бабай иң зур шатлыклары турында сөйләде, үкенечләре белән уртак­лашты:
– Үзеңнән соң нәсел дәвам итүен күрү – шатлык. Өч айлык оныгым биләүсәдә ята. Аны күрү – зур бәхет инде. Хуҗалыкта азрак ярдәмең тисә дә шатланасың. Бакчада кайнашам, хәрәкәтләнүдән курыкмыйм, хәрәкәттә – бәрәкәт. Иң зур үкенечем – үземнән алда ике улымны гүргә иңдерү. Бердәнбер улым калды, аның тәрбиясендә яшим. Тагын бер үкенечем – соң өйләндем. Аякларым озак төзәлде, аякка басмыйча андый эшкә тәвәккәлләп булмый.
Бари абый Бөек Ватан сугышына 1943 елда алына. Йошкар-Ола шәһәрендә 7 ай укуларда була, хәрби ант бирә. Шул вакытны ул иң матур көннәр дип искә ала. Иртәгә фронтка дигән көнне, агач кисәргә баралар. Менә шунда Бари абый агач астында кала. Ике аягы да чәрдәкләнеп беткән була. Фронтка китәм дип хыялланган егет әҗәл белән бик озак алыша, бер еллап госпитальләрдә ятканнан соң, аны, носилкага салып, авылына кайтарып җибәрәләр.
– Шәфкать туташлары, носилкага салып, Смыловка пристанена чыгарып куйдылар. Алга таба нишләргә? Минем бәхеткә, күрше урыс авылы кешесе пристаньга икмәк китергән. Шул кеше авылга кайтарып куйды. Үзеңне кызгансаң, сөякләр шул килеш катып калыр иде. Ничек тә хәрәкәтләнергә тырыштым. Аннары хатын-кызлар янына эшкә чыктым, хәлем көннән-көн аруланды, – ди ул.
Фатыйма апа белән гаилә кора. Бүген ул да – гүр иясе инде. Бари абый улында яшәсә дә, бергә корган нигезләрен тәртиптә тота. «Аның һәр почмагында – хәтер бит», – ди дә тын кала.
Сөйкемле сөяккә сынаулар мулдан булыр дигәннәре хактыр. Бари абый тегермән ташы астында калып та сынала әле. Янә аяклары изелә, янә тернәкләнә. Тыныч, чир-сырхауларсыз картлык насыйп булсын үзенә.

 

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү