Актанышның 57 нче бистәсендә яшәүчеләр этләрдән зыян күргән.
Аларның кош-кортларын, куяннарын этләр буып чыгып киткән. Этләрдән берничә хуҗалык зыян күргән. Алар, төнлә ишегалдына кереп, кемнеңдер 13әр куянын, үрдәкләрен, тавыкларын үтереп чыккан. Сукбай этләрне аулау белән шөгыльләнүче Илнар Мәгъдәнов әйтүенчә, йорт хайваннарының барысының да хуҗалары бар.
– Төнгә бәйдән ычкындыралар. Лайка токымлы ау этләрегез бар икән, аларны төнгә ычкындырмагыз, – дип мөрәҗәгать иткән ул район халкына.