Россиялеләргә психик сәламәтләкләрен ныгыту өчен Татарстанда ял итәргә киңәш биргәннәр

Татарстан психик сәламәтлекне ныгыту өчен иң яхшы 10 урын арасына керде. Республика бу исемлектә 7 нче урында тора, дип хәбәр итә «Enter»басмасы.

Рейтинг ял итү өчен торак броньлау сервисы аналитиклары тарафыннан төзелгән. Сораштыруда катнашучыларның күп өлеше тауларга һәм диңгезләргә сокланырга мөмкин булган җирдә үз нерв системасын яңартуны өстен күргән. Шулай итеп, Кырым (38,24%) лидерлыкка чыккан, аннары Кавказ Минераль сулары (18,63%) һәм Краснодар крае (16,67%) килә. Дүртенче һәм бишенче урыннарны Алтай һәм Ленинград өлкәсе алды — 12,75% һәм 4,9%.

Калининград өлкәсе алтынчы урында, аның өчен россиялеләрнең 2,94% тавыш биргән, җиденче һәм сигезенче урында Татарстан һәм Башктостан — ял итү өчен аларны бер үк төрле 1,96% кеше сайлаган. Мәскәү һәм Кемерово өлкәләре 0,98% җыйган — бу унлыкны ябучылар.


Фикер өстәү