Социаль бурычлар өчен акча кимемәячәк

2021 елга һәм 2022 — 2023 елларның планлы чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Якын арада документ профильле комитетларга алдан карау өчен тапшырылачак, һәм парламентта республиканың Төп финанс законы турында фикер алышу башлана.

«Без хәзер кертелгән закон проектын җентекләп өйрәнә башлыйбыз, – дип сөйләде Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин. – Бюджет процессы гади булмаган шартларда уза. Быел коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә икътисади күрсәткечләр кимеде: нефтькә бәя кимеде, рубль көчсезләнде. Якын арада безгә әлеге югалтуларны торгызырга кирәк, федераль һәм республика бюджетлары проектларында бу каралган». Леонид Якунин әйтүенчә, бернигә дә карамастан, республика бюджетының социаль юнәлеше саклана. Бюджет алдында торган барлык социаль бурычларны финанслау кимеми, хәтта бераз үсеш тә булырга мөмкин, Шулай илкүләм проектларны гамәлгә ашыру ук тулы күләмдә финансланачак.


Фикер өстәү