Минзәләдән 14 яшьлек Данила «Ты супер!»тамашасында жюри әгъзаларын шаккатырды

Минзәләдән 14 яшьлек Данила Новиков «Ты супер!» тамашасының ярымфиналына үтте. Ул Ф.Киркоровның «Марина» дигән җырын башкарды. Данила чыгышының беренче минутларында ук жюри әгъзаларының мәхәббәтен яулады.

Малайны әбисе тәрбияли, әнисе ул кечкенә вакытта ук фаҗигале төстә үлгән. Әнисе үлеменнән соң әтисе аны тәрбияләүдә ярдәм итмәгән. Даниланы әбисе үстереп кенә калмаган, ә талантын ачу һәм үстерү буенча да көчен кызганмаган. Шунлыктан ул үзенең чыгышын рәхмәт йөзенннән әбисенә багышлавын әйткән.

Данила вокал белән беренче сыйныфтан бирле шөгыльләнә. Киләчәктә профессиональ артист булырга хыяллана.


Фикер өстәү