Хокук сакчылары полиция бүлеге җитәкчесен эзли

Казанның “Сафиуллин” полиция бүлеге башлыгы Алексей Ершов федераль эзләүгә тапшырылган. Әлеге мәгълүматны Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсендә дә расладылар.

“Татар-информ” мәгълүматларына караганда, Ершовны вәкаләтләрен арттырып үтәүдә, законсыз эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдә, ришвәт алуда гаеплиләр. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тикшерү эше башлады. Ершовны вазыйфасыннан читләштергәннәр. Гаепле булуы ачыкланса, аны эшеннән алачаклар. Җитәкчеләренә җавап тотарга туры киләчәк. Узган атнада “Сафиуллин” полиция бүлегендә тикшерүләр узды. Бүлек җитәкчесенең урынбасары Илназ Ситдыйконы тоткарладылар. Соңрак аны ике айга кулга алу турында карар чыгардылар. Ситдыйков оешкан җинаятьчел төркем әгъзаларына ярдәм итүдә гаепләнә.


Фикер өстәү