«Зөләйха күзләрен ача» сериалы төшерелгән Сәмрух авылына инвестор эзлиләр

Лаеш районы хакимиятендә «Зөләйха күзләрен ача» сериалы төшерелгән Сәмрух авылын финанслау һәм карап тоту мәсьәләсен хәл итәргә ниятлиләр. Хәзерге вакытта бу мәйданчык туристик объектлар реестрына кертелмәсә дә, районга килүчеләрдә кызыксыну уята.
Бу хакта Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов «Татар-информ» агентлыгына әңгәмәсендә әйткән. «Сез боларның урман фонды җирләрендә урнаштырылган кинодекорацияләр икәнлеген аңларга тиеш. Ә бу капиталь төзелешне күздә тотмый», – диде ул. Хәзер хакимияттә урман фондына караган җир кишәрлеге буенча эш алып баралар. Ул алга таба Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан муниципаль бюджет учреждениесенә даими сроксыз файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Бары тик шуннан соң гына район проект әзерләү белән шөгыльләнә һәм инвесторлар чакыра алачак. Әлегә фильм төшерелгән урынны килеп карау бушлай.


Фикер өстәү