Республикада бәрәңгене алып бетерделәр

Татарстанда барлыгы 108 мең 643 тонна «икенче икмәк» җыеп алынган. Гектарыннан уртача 273 центнер уңыш чыккан. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, җәмгысы 3 986 гектар мәйданда бәрәңге уңышы җыелган. Бигрәк тә Балтач районы хезмәтчәннәре мактауга лаек: биредә гектарыннан уртача 444 центнер уңыш чыккан.
Бу көннәрдә республикада кукуруз, шикәр чөгендере һәм рапс җыю эшләре гөрли. 10,3 мең гектар мәйданда (57, 6 мең тонна – планның 23 проценты) орлыкка кукуруз җыеп алынган инде. 29 районда рапс җыю тәмамланган. Азнакай, Аксубай, Баулы, Чүпрәле, Балык Бистәсе һәм Тукай районнары да – бу эшне төгәлләү алдында.


Фикер өстәү