Коронавирустан уйлап табылган “Спутник V” вакцинасын 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә сынарга рөхсәт ителгән. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Ведомство бу җәһәттән тиешле рөхсәт биргән. Сынауларда үз теләге белән 60тан узган 110 кеше катнаша.
Тикшеренүнең максаты – вакцинаны Covid-19 инфекциясен йоктыру ихтималы зуррак булган өлкән яшьтәгеләргә карата куллану мөмкинлекләрен киңәйтү.